ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара йөзү федерациясе Башкарма директоры белән очрашты

2011 елның 3 июне, җомга

Бүген Швейцариянең Лозанна шәһәрендә Халыкара йөзү федерациясенең (FINA) штаб-фатирында Татарстанның рәсми делегациясе FINA ның башкаручы директоры Корнел Маркулеску һәм FINA маркетинг департаменты башлыгы Питер Холл белән очрашты.
Татарстан ягыннан сөйләшүләрдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин һәм “Казанда 2013 елда узачак Бөтендөнья җәйге универсиадасы башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры, “Казан 2015/2017” заявка комитеты башлыгы Владимир Леонов катнашты.
Яклар 2015/2017 елларда узачак спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына гариза бирү кампаниясенең барышы хакында фикер алышты, 15 июльдә Кытайның Шанхай шәһәрендә үтәчәк финал презентациясенә әзерләнү белән бәйле мәсьәләләрне карады.
Очрашуда шулай ук FINA делегациясенең Россиягә ясаячак тикшерү визитына әзерлек мәсьәләләре хакында фикер алышынды. FINA делегациясе Мәскәүгә 14 июньдә килер дип көтелә, бу көнне делегацияне РФ Хөкүмәте Рәисе Владимир Путин кабул итәчәк. 15-16 июнь көннәрендә FINA вәкилләрен Казанда узачак чараларның тыгыз графигы көтә, дип хәбәр итә 2013 елгы Универсиада Дирекциясенең матбугат хезмәте.
Казаннан тыш, 2015/2017 елларда узачак спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын үткәрүгә Гуанчжоу (Кытай), Гонконг (Кытайның махсус административ районы), Гвадалахара (Мексика) һәм Монреаль (Канада) дәгъва кыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International