Илнең үсеш векторы һәм динамикасы, “Стратегия-2020” гамәлгә ашыру барышы, гомумән гражданнарның яшәү дәрәҗәсе Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулары буенча сайлау компаниясе нәтиҗәләреннән, “Бердәм Россия”нең закон чыгару хакимиятендә нинди роль уйнавы һәм нинди урын алуыннан тора.
Бу хакта бүген “Бердәм Россия” бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлеге сәяси совет секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда “Бердәм Россия” бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XVIII конференциясендә ясаган чыгышында белдерде. Фәрит Мөхәммәтшин партиянең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советының 2007 елның июненнән башлап чоры эше турында доклад белән чыгыш ясый.
ТР Дәүләт Советы Рәисе чыгышы башында Татарстан “бердәм россиялеләре”нең XVIII конференциясе җаваплы чорда узуын билгеләп үтте. “Елның төп сәяси вакыйгасы – Дәүләт Думасы депутатлары сайлауларына әзерлек башланды инде”, - диде ул.
“Бердәм Россия” өчен ел башы җиңел булмады. ММЧ ларда партиянең электориаль ярдәм итү дәрәҗәсе кимү турында хәбәр чыкты. Булачак сайлауларда безгә бары тик җиңеләчәксез генә дигән сүзләр булды, - дип ассызыклады Ф.Мөхәммәтшин. – Бүген партия рейтингы күтәрелде. “Бердәм Россия” кебек үсеш алучы сәяси институтлар өчен рейтингның тибрәлеп торуы гадәти күренеш”.