Илдар Халиков: “Социаль ипотека буенча торак төзелеше программасы табыш алу ысулы булмаячак”

2011 елның 6 июне, дүшәмбе

Социаль ипотека буенча торак төзелеше программасы табыш алу ысулы түгел һәм булмаячак та, ул социаль программа булып калачак. ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген журналистлар белән булган әңгәмәсендә шулай дип белдерде.

Хөкүмәт башлыгы искәрткәнчә, узган елларда социаль ипотека Татарстандагы 55 меңнән артык гаиләгә торак проблемаларын хәл итүдә ярдәмгә килгән. Илдар Халиков сүзләренә караганда, әлеге социаль программа бюджет тармагы һәм ТР Дәүләт торак фондына кертемнәр күчергән предприятиеләр хезмәткәрләренә йөз тота һәм алга таба да бу шулай калачак. “Шуңа күрә ул коммерцияле була алмый”, -ди Премьер-министр.

Хөкүмәт башлыгы социаль программа буенча тәкъдим ителә торган йортларның, урнашу урынына карап, бәясендә аерма булу ихтималына игътибар юнәлтте. “Моның сәбәбе гади: шәһәр үзәгендә гади, бик арзанлы йортлар төзи алмыйбыз. Үзәк матур булырга тиеш, андагы һәрбер бина кыйммәткәрәк төшә. Шуңа күрә үзәктә торакның 1 кв. метры 3-5 меңгә кыйммәтрәк тора. Ләкин социаль программада катнашучының сайлап алу мөмкинлеге бар. Алар торакны минималь бәядән Казанның Киров районыннан, яки кыйммәтрәккә Һади Такташ урамыннан сайлый ала”, - дип белдерде Хөкүмәт рәисе. Илдар Халиков тагын бер кат социаль ипотека программасы буенча тәкъдим ителә торган торакның үзкыйммәте буенча тәкъдим ителүен, торак бәясенең ТР Хөкүмәте тарафыннан катгый контрольдә булачагын ассызыклады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International