Михаил Бабич һәм Николай Патрушев ТР Премьер-министры белән бергә Казан авиация заводында булдылар

2017 елның 16 мае, сишәмбе

Бүген РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Россиянең  Куркынычсызлык Советы секретаре С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы – “Туполев” ГАҖ филиалы цехларында булдылар.

Кунакларны ТР Премьер-министры Алексей Песошин , ТР вице-премьеры - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, “Туполев” ГАҖ генераль директоры Александр Конюхов, “Туполев” ГАҖ генераль директорының беренче урынбасары - С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы директоры Николай Савицких озата йөрде.

Завод мәйданчыкларын карау барышында предприятие җитәкчелеге Ту-214, Ту-22МЗ, Ту-160 һава судноларын җитештерү программалырының агымдагы торышы турында сөйләделәр.

“Бүген Казанда Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе инвестицион программалары ярдәмендә завод проектлаштыру, җитештерү һәм заманча техниканы сынауның төп юнәлешләрендә иң алдынгы технологияләрне алачак”, - дип билгеләде Михаил Бабич.

Завод җитәкчелеге хәбәр иткәнчә, Казан авиация заводын яңарту 2020 елга кадәр дәвам итәчәк. Заманча технологик җиһазлар урнаштыру, инженер челтәрләрен, коммуникацияләрне һәм җитештерү мәйданчыкларын реконструкцияләү башкарыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International