Клаус Шваб киләсе Бөтендөнья икътисад форумында Татарстанга багышланган махсус сессия оештырырга тәкъдим итте

2011 елның 17 июне, җомга

Бүген ТР Президенты Санкт-Петербургта Бөтендөнья икътисад форумы президенты Клаус Шваб белән очрашты. Очрашу "Кемпински" кунакханәсендә узды.

Татарстан ягыннан очрашуда ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов һәм ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнашты.

Очрашуда Клаус Шваб белән Рөстәм Миңнеханов 2011 елның гыйнварында узган Бөтендөнья икътисад форумы турында сөйләште, Санкт-Петербургта уза торган XV Халыкара форум турында да фикер алышты.

Клаус Шваб билгеләп үткәнчә, Татарстан Россиянең үсеш алган төбәкләрнең берсе буларак "Давос форумы гаиләсенә" керде. Ул Татарстанга багышланган махсус сессия уздырырга тәкъдим итте. 2011 елда ул Казанга килергә теләгәнен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International