Бүген, Хәтер һәм кайгы көнендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салды.
Республика башлыгы Советлар Союзы Геройлары Сабир Әхтәмов, Борис Кузнецов һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары белән аралашты.
Мәңгелек утка шулай ук Россия Кинематографистлар берлеге рәисе Никита Михалков, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, Казан мэры Ильсур Метшин да чәчәкләр салды.