Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургка эш сәфәре кыла

2017 елның 31 мае, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санк-Петербург шәһәренә эш сәфәре кыла. Визитының төп сәбәбе - XXI Петербург халыкара икътисадый форумында катнашу. Форумда Рөстәм Миңнеханов халыкара һәм Россия компанияләре вәкилләре эшлекле очрашулар уздырырга ниятли, шул исәптән МSD International, IBM, Schneider Electric, Rockwool International, РусГидро һәм башка компанияләр белән. Шулай ук ул берничә килешү имзалау чараларында катнашачак.

Моннан тыш, ТР Президентының эш программасында - Бавария Премьер-министры Хорст Зеехофер, Көньяк Осетия Республикасы Президенты Анатолий Бибилов, Тула өлкәсе губернаторы Алексей Дюмин, Иркутск өлкәсе губернаторы Серйгей Левченко, Ямал-Ненец автоном округы губернаторы Дмитрий Кобылкин белән очрашулары бар. 

2017 елның 2 июнендә Татарстан Президенты берничә эре чарада катнашачак: Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климатының Илкүләм рейтингы нәтиҗәләрен тәкъдим итү, Россия төбәкләре башлыкларының Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди белән очрашулары, ПХИФ-2017 пленар утырышы, анда Россия Президенты Владимир Путин чыгышы көтелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International