Казанга Дмитрий Медведев килде

2011 елның 24 июне, җомга

Татарстан башкаласына Россия Президенты Дмитрий Медведев килде.
“Казан” Халыкара аэропортында дәүләт башлыгын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Д.Медведевның Казанга визиты программасы шактый бай. Бүген Татарстан башкаласында узачак Россия, Әзербайҗан һәм Әрмәнстан президентларының өч яклы очрашуында Таулы Карабах кризисын җайга салуның төп принциплары проектының ахыргы редакциясен эшләү төп мәсьәләләрнең берсе булачак. Бүген Россия Президенты шулай ук “Казан” Халыкара ат-спорт комплексында да (анда РФ Президенты призына ат чабышлары уза) булыр дип көтелә.
Казанга сәфәре барышында Дмитрий Медведев физик культура һәм спорт, югары казанышлар спортын үстерү, 2014 елда Сочида XXII Кышкы Олимпия уеннары һәм XI Кышкы Паралимпия уеннары, 2013 елда Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы, футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионатына әзерлек һәм аларны үткәрү буенча РФ Президенты каршындагы Совет, “2012 елда Лондонда узачак XXX Олимпия уеннары һәм XIV Җәйге Паралимпия уеннары, шулай ук 2014 елда Сочида үтәчәк XXII Кышкы Олимпия уеннары һәм XI Кышкы Паралимпия уеннарына РФ җыелма спорт командаларын әзерләүнең барышы турында”гы Россия Олимпиячеләренә ярдәм күрсәтү фондының уртак утырышын үткәрәчәк.
Дмитрий Медведев шулай ук Сабантуй бәйрәмендә катнашырга һәм Спортның ишү төрләре үзәгендә булырга ниятли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International