Илдар Халиковка чүп эшкәртү заводы проектын тәкъдим иттеләр

2011 елның 28 июне, сишәмбе

Татарстанда чүп-чар эшкәртү заводы төзелешенә кагылышлы инвестиция проекты бүген Италия делегациясе белән очрашу вакытында ТР Премьер-министры Илдар Халиковка презентацияләнде. Проектны делегация җитәкчесе, Италиядә-Россия, Россиядә-Италия елын уздыру буенча оештыру комитеты координаторы Джулиано Урбани тәкъдим итте.
Казанда бер көнлек эш сәфәрендә булган Италия делегациясе көннең беренче яртысында әлеге проектны ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында да презентацияләргә өлгерде.
ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда кунакларны сәламләгән Премьер-министр Илдар Халиков соңгы елларда Италия белән Татарстан арасында мөнәсәбәтләрнең ныгый баруын искәртте. Бу тышкы сәүдә әйләнеше күләмендә дә чагылыш таба. Моңа икътисадның төрле өлкәләренә караган проектларны гамәлгә ашыру да булышлык итә. Татарстанда “Фиат” автомобильләрен җитештерүгә кагылышлысы шуларның иң эреләренең берсе.
Джулиано Урбани, үз чиратында, Италиядә-Россия, Россиядә-Италия елының ике илдә дә уңыш белән баруын, аның мәдәният, мәгариф өлкәләрендә багланышларны ныгытуын искәртте. Соңрак делегация җитәкчесе ТР Хөкүмәте башлыгына чүп-чар эшкәртү заводы төзелешенә кагылышлы инвестиция проектын тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, проектның состав өлешләренең берсе – экология проблемаларын чишү, заводның өстәмә рәвештә энергия һәм җылылык эшләп чыгаруы булачак.
Илдар Халиков проектның базарда көндәшлеккә сәләтен тәэмин итүгә, чүп-чарны утильләштерүгә башка компанияләр тәкъдим иткән тарифлар һәм бәяләрне өйрәнүгә һ.б. актуаль мәсьәләләргә игътибар юнәлтте. “Эш башланды, аны дәвам итәргә кирәк. Монда мөһим компонентларның берсе булып чүп-чар эшкәртү нәтиҗәсендә өстәмә энергия эшләп чыгару тора”, - ди ул. Илдар Халиков әлеге проект кысаларында эшчәнлекне координацияләү буенча җаваплы итеп ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗылк министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифовны билгеләргә тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International