Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Виктор Зубков урман янгыннарын профилактикалау җайга салынган Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт белдерде
2011 елның 29 июне, чәршәмбе
РФ Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Виктор Зубков бүген ил төбәкләре вәкилләре катнашында Россия территориясендә урман янгыннарын кисәтү һәм бетерү чараларына багышланган видеокиңәшмә үткәрде. Татарстан ягыннан чарада ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов катнашты.
Янгын куркынычы аеруча зур булган чор җитте, дип ассызыклады киңәшмәне ачкан Виктор Зубков. Ләкин әле кайбер төбәкләрдә бу чорга тиешле әзерлек юк. Узган киңәшмәдә 15 төбәкнең янгыннар сүндерүгә кагылышлы, патрульлек итү маршрутлары һәм җәлеп ителгән көчләр күрсәтелгән җыелма планнарын тәкъдим итмәве игълан ителгән булса, бу юлы андый төбәкләр саны дүрткә калган. Хөкүмәт рәисенең беренче урынбасарын, барыннан да элек җыелма планнар тәкъдим итмәгән төбәкләрдәге вәзгыять кызыксындырды.
Соңгы мәгълүматларга караганда, ил күләмендә урман янгыннарыннан Свердловски, Омски һәм Томски өлкәләрендә 11 торак пункт зыян күргән. Виктор Зубков сүзләренә караганда, быел Россия Хөкүмәте әлеге актуаль мәсьәләне чишү өчен өстәмә финанслар бүлгән. Урман хуҗалыгын финанслау күләме ике тапкырга үскән, янгынга каршы көрәш өчен 2 мең берәмлектән артык техника һәм җиһазлар сатып алуга финанслар бүленгән. Янгынга каршы инвентарьлар белән җиһазландыру эше дә тәмамланып килә.
Янгыннар белән көрәштә төп бурычларның берсе итеп Виктор Зубков урман янгыннарында гаеплеләрне ачыклау һәм җәзага тартуны атады. Хөкүмәт рәисенең беренче урынбасары муниципалитетлар белән активрак эшләргә чакырды.
Виктор Зубков җәйге чорда Татарстанда алып барылучы оештыру эшләрен, урман янгыннарын профилактикалау эшенең җайга салынуын үрнәк итеп китереп, республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
Алексей Песошин: Кешеләрнең уңайлы һәм имин тормышын тәэмин итүдә энергетика комплексының әһәмияте бәяләп бетергесез
Кешеләрнең уңайлы һәм имин тормышын тәэмин итү өчен энергетика комплексының әһәмияте бәяләп бетергесез. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Татэнерго»да Энергетика көненә багышланган тантаналы чарада белдерде.
20
декабрь, 2025 ел
Татарстанда социаль-мәдәни объектларга капиталь ремонт төгәлләнгән
Татарстан Республикасында социаль-мәдәни билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау буенча гаять зур эш тәмамланган. Быел эш 34 республика, дәүләт һәм федераль программа кысаларында оештырылган. 2025 ел башыннан 15 млрд сумлык 713 объект ремонтланган. Мондый мәгълүматларны ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз