Республикада быел гражданнарны авария хәлендәге тораклардан күчерү программасы өзелү куркынычы астында калган

2011 елның 1 июле, җомга

Республикада быел гражданнарны авария хәлендәге тораклардан күчерү программасы өзелү куркынычы астында калган. Сәбәбе, бүген ТР Хөкүмәте йортында узган видеокиңәшмәдән аңлашылганча, программаны гамәлгә ашыру схемаларының ахыргача уйланып җитмәгән булуында. Программаны гамәлгә ашыру өчен җаваплы затлар бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның көчле тәнкыйтенә эләкте.
Билгеле булганча, республика бу мөһим программаны гамәлгә ашыруга быел тәүге тапкыр алынды. Авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү буенча республика адреслы программасы 31 муниципалитетта тормышка ашырыла. Аның нигезендә, гомуми мәйданы 42 мең 126 кв. метр булган авария хәлендәге 153 йорттан гражданнарны күчерү планлаштырыла. Ягъни бу 1154 фатир кирәк дигән сүз. Гамәлдәге федераль закон нигезендә, бу проблеманы хәл итүнең дүрт юлы каралган: күпфатирлы яңа йортлар төзелеше, базардан фатирлар сатып алу ( застройщиклардан һәм башка затлардан, шулай ук милекчедән авария хәлендәге бинаны сатып алу.
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдергәнчә, программаны гамәлгә ашыру барышында 22 муниципаль берәмлекләрдә проблема килеп туган. Аларның авария хәлендәге торакларда яшәүчеләргә үзләре моңарчы биләгән мәйдандагы фатирлар тәкъдим итәргә мөмкинлеге юк. Шуңа күрә, аларга зуррак мәйдандагы фатирлар тәкъдим ителә. “Шуңа бәйле рәвештә, һәм 185 нче федераль канун нигезендә, артык мәйданны түләү өчен акчаларны муниципаль берәмлекләрнең бюджетларында карарга кирәк”, - ди Ирек Фәйзуллин. Кайбер районнар мондый мөмкинлекне тапса, яртысыннан артыгында бу мәсьәлә әлегә хәл ителмәгән. Тәкъдим ителә торган артык мәйданнарны исәпкә алганда, өстәмә рәвештә 400 млн. сумнан артык финанслар кирәк була. Бу сүзләр Президентны кыздырып җибәрде.
“Мондый акчаларны муниципалитетлар кайдан алсын. Алар гамәлдәге чыгымнарын вакытында каплап барсалар да ярый әле”, - дип Рөстәм Миңнеханов министр белән килешмәвен белдерде.
Министр Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, бу программа хакында узган елның октябрендә фикер алышына башлагач, аны гамәлгә ашыруның барлык схемалары, шул исәптән социаль ипотека программасы аша хәл итү юллары да каралган булган. Соңрак программада каралган барлык күләмне социаль ипотека аша уздырып булмаганы ачыкланган. “Бары авария хәлендәге торак хосусыйлаштырылганда гына социаль ипотека аша уза ала”, - ди ул. Бүген министр проблемадан чыгуның ике юлын гына күрә: яки аны нигездә социаль ипотека аша көйләргә яки инде авария хәлендәге тораклардан күчерү программасыннан бөтенләй баш тартырга.
Президент бу сүзләрне ишетергә дә теләмәде. “Сез бит бу эш өчен җаваплы, бу программаны гамәлгә ашырырга алынып, аны туктатырга җыенасызмы? Гамәлгә ашыра башлаганчы, мондый мәсьәләләр туу ихтималы күздә тотылган иде. Ул чагында сез программаны гамәлгә ашыруның нормаль юлы табылганын ышандырдыгыз. Ник ахырын күрми торган эшкә тотынасыз. Башкара алмагач, тотынмаска иде. Без бит кешеләрне ышандырдык”, - дип Президент министрга, башка җаваплы затларга шелтә белдерде.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, район, авыл җирләрендә авария хәлендәге торакларда яшәүчеләрне яңа тораклы итүдә икенчел торак базары төп нигез булып тора ала. Өстәвенә, аның бәясе дә очсыз. Шәһәрләрдә, бигрәк тә Казанда, өстәмә квадрат метрлар мәсьәләсен Дәүләт торак фонды программасы аша хәл итү отышлырак булыр, дип саный Президент.
Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләнең хокукый ягын карап, проблемага якындагы 3 көндә чишелеш юллары эзләү бурычын куеп, үтәлмәгәндә, җаваплы затларның җәзага тартылачагын кисәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International