Илдар Халиков җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Мәскәүдәге Сабан туенда катнашты

2011 елның 2 июле, шимбә

Бүген мәскәүлеләр татар-башкорт халкының яраткан бәйрәмен – Сабан туен билгеләп үтә. Быел ул яңа урында – “Коломенское” Мәскәү дәүләт музей-тыюлыгында узуга да карамастан, бәйрәмгә кеше күп килгән иде.
Татарстан Республикасыннан рәсми делегация составында бәйрәмдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, РФ Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары Олег Морозов, Чаллы шәһәре мэры Васил Шәйхразиев һәм башка рәсми затлар катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат үзәге.
Бәйрәм төп сәхнәдә тантаналы төстә 13.00 сәгатьтә ачылды. Иң беренчеләрдән булып Мәскәү Төбәк татар мәдәни мохтарияте рәисе Рәсим Акчурин чыгыш ясады, ул 2011 елгы Сабантуйны ачык дип игълан итте.
Мәскәү Хөкүмәте исеменнән кунакларны Мәскәүнең Төбәкара хезмәттәшлек, милли сәясәт һәм дини оешмалар белән элемтә департаменты җитәкчесе урынбасары Юрий Нуждин сәламләде.
Премьер-министр Илдар Халиков мәскәүлеләрне җылы сәламләп, аларны бәйрәм белән котлады һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау хатын укыды. Хатта, аерым алганда, “Сабан туенының һәркемгә халкыбызның матур традицияләренә, рухи хәзинәсенә, бай һәм үзенчәлекле мәдәниятенә үз катнашын тоярга мөмкинлек бирүе” билгеләп үтелә. “Бөек шагыйребез Габдулла Тукай елы уңаеннан быел Сабантуй мәйданнарында аның туган җиргә, халкыбызга багышланган ихлас шигырьләре еш яңгырар дип ышанам. Быелгы Сабантуй барыбызның да күңелләрен күтәрсен, яшәү дәрте бирсен, игелекле гамәлләргә рухландырсын!”, - диелә котлауда.
Искәртеп узабыз, 2011 елның 26 апрелендә Мәскәүдә Габдулла Тукайга һәйкәл ачылу башкаланың мәдәни тормышында истә калырлык вакыйга булды. Бизнес структуралары вәкилләре һәйкәл кою һәм әйләнә-тирә территорияне төзекләндерүгә зур өлеш кертте. Әлеге проектны гамәлгә ашыруга иң зур ярдәм күрсәткән өч кешегә Илдар Халиков Рәхмәт хатлары тапшырды.
“СУПР” ААҖ генераль директорына - ТР Министрлар Кабинеты һәм ТР Мәдәният министрлыгы, “Русский стандарт” компаниясе президенты Рөстәм Тарикога – ТР Дәүләт Советы һәм ТР Мәдәният министрлыгы, эшкуар Рафаэль Фәизовка ТР Министрлар Кабинеты исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Бәйрәмнең рәсми ачылышына зур концерт программасы әзерләнгән иде. Мактаулы кунаклар һәм тамашачылар алдында Татарстан, Башкортстан һәм Мәскәү коллективлары чыгыш ясады.
Бәйрәмне Мәскәү Хөкүмәте, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге, РФ Президенты каршындагы Башкортстан Республикасы Вәкаләтле вәкиллеге, Мәскәү шәһәре Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте, Чаллы шәһәре хакимияте, Мәскәүнең “Коломенское” дәүләт берләштерелгән сәнгать тарихи-архитектура һәм табигый-ландшафт музей-тыюлыгы оештырды.
Чаллы шәһәренең бәйрәмгә әзерлек эшләрендә актив катнашуын аерым билгеләп үтәргә кирәк. Моннан бер атна чамасы элек Чаллының “Горзеленхоз” ААҖ хезмәткәрләре “татар авылын” төзү эшенә кереште. Аларның тырышлыгы белән башкалада яшәүчеләр чын мәгънәсендә авыл тормышына чумды. Үрелгән читән белән әйләндереп алынган “авылда” чишмәләр, коелар, утарларда төрле йорт хайваннарын күрергә мөмкин иде. Чәчәкләрдән исә кече архитектура формалары һәм эксклюзив композицияләр төзелгән.
Көн дәвамында парк территориясендә (анда 3 концерт мәйданчыгы эшләде) популяр артистлар һәм үзешчән ансамбльләр башкаруында татар һәм башкорт җырлары яңгырады. Уен мәйданчыкларында төрле ярышлар узды, келәмдә көрәшчеләр бил алышты.
Бәйрәмнең режиссеры – Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәге каршындагы халык коллективының сәнгать җитәкчесе Рәдиф Яваев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International