Россия Федерациясе транспорт министры Игорь Левитин белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Булгария” теплоходы фаҗигасендә һәлак булучыларны искә алу чарасында булды. Казанның Петропавловски соборында һәм республика башкаласының борынгы Әл-Мәрҗәни мәчентендә һәлак булучылар рухына дога кылдылар.
Казан епархиясенең Петропавловски соборында владыка Анастасий һәлакәт нәтиҗәсендә һәлак булучылар рухына дога кылды. Россия Федерациясе транспорт министры Игорь Левитин, һәлакәттә балаларның күп булуы бигрәк тә аяныч, дип ассызыклады. “Без зыян күрүчеләрнең һәм һәлак булучыларның гаиләләренә ярдәм итү өчен барысын да эшләргә тиеш”, - дип билгеләп үтте И.Левитин.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президентына илкүләм матәм көне игълан иткән өчен рәхмәт белдерде һәм һәлак булучылар рухына дога кылырга чакырды.
Шулай ук Игорь Левитин белән Рөстәм Миңнеханов Әл-Мәрдҗәни мәчентендә булдылар, анда Казан имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов һәлак булучылар рухына дога кылды.