Фаҗигагә юлыккан мәгълүм теплоход корбаннарыннан Идел куеныннан чыгарылган 91енең кем икәне ачыкланган

2011 елның 13 июле, чәршәмбе

“Булгария” теплоходы баткан урында Идел төбеннән чыгарылган мәетләр саны, бүген сәгать 12гә алынган белешмә буенча, үзгәрешсез – 100 килеш кала бирә, һәлак булганнарның 91енең кем икәне ачыкланган, 66 җәсәд җирләүгә мәрхүмнәрнең туганнары кулына тапшырылган.

Су астында гына түгел, хәзерге вакытта фаҗига булган тирә-якта да тикшерү-эзләү һәм суднодан аккан ягулыкны җыю эшләре дәвам иттерелә, дип хәбәр итә ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. Шулай ук Волжск һәм Дубна калалары портларыннан әлеге һәлакәт урынына, “Булгария”не судан чыгару өчен, йөзмә 2 кран юлда, алар 17се килеп җитәр дип көтелә һәм краннарны китертү буенча Идел дәүләт су юллары һәм суднолар йөреше бассейн идарәсе белән багланышлар гамәлдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International