Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утызынчы утырышында катнаша.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы тәкъдиме буенча көн тәртибенә 21 мәсьәлә кертелгән.
Көн тәртибенә республика һәм федераль закон проектларын кертү тәкъдиме белән депутатлар Светлана Захарова, Леонид Якунин, Шакир Яһудин, Хафиз Миргалимов һәм Артем Прокофьев чыгыш ясады. Депутат Николай Рыбушкин Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Россия Федерациясе Президентына мөрәҗәгате турындагы мәсьәләне карарга тәкъдим итте.
Шулай итеп, бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утызынчы утырышы көн тәртибенә 34 мәсьәлә кертелде.
Сессия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары һәм чакырылганнар катнаша. Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.