Казанга "Саклык банкы" ГАҖ Президенты, Идарәсе рәисе Герман Греф килде

2017 елның 17 июле, дүшәмбе

Бүген Татарстанга эш сәфәренә "Саклык банкы" ГАҖ Президенты, Идарәсе рәисе Герман Греф килде. "Казан" халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. 

Бүген Герман Греф XII җәйге халыкара Сбербанкиадасын ачу тантанасында катнашачак. Сбербанкиада - Саклык банкының ел саен уздырыла торган төп спорт чарасы.

Иртәгә, 2017 елның 18 июль көнендә "Саклык банкы" ГАҖ Идарәсе рәисе республика башкаласында урнашкан GROW up коворкингны ачачак. Проект максаты - Татарстанда стартапларны һәм югары технологик эшкуарлыкны үстерү. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International