Әсгать Сәфәров ядрә белән ату буенча XVI Европа чемпионаты ачылышында катнашты

2017 елның 18 июле, сишәмбе

Казанда полицийскийлар арасында ядрә белән ату буенча XVI Европа чемпионаты башланды.  Ярышлар 17-22 июльдә Тынычлык поселогында “Динамо” спорт үзәге базасында узачак.

Ачылыш тантанасында Европа полицийскийларның спорт берлеге президенты Люк Смейрс, “Динамо” физкультура - спорт җәмгыяте рәисе урынбасары Владимир Газизов, ТР “Динамо” физкультура - спорт җәмгыяте рәисе, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

Чемпионатта 14 илдән – Австрия, Венгрия, Исландия, Италия, Норвегия, Словакия, Франция, Финляндия, Чехия, Швейцария, Румыния, Кипр, Литва һәм Россиядән җыелма командалар катнаша.

“Без үзебездә көчле спортчыларны күрүебезгә бик шатбыз. Казан бүген Россиянең спорт башкаласы санала, ул дөньяда танылды”, - диде Әсгать Сәфәров.

Үз чиратында Люк Смейерс һәрбер спортчыга уңышлар теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International