Татарстан Республикасы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы беренче яртыеллыкта терлек азыгы әзерләүнең барышы һәм терлекчелектәге күрсәткечләр турында сөйләде

2017 елның 21 июле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов күпьеллык үләннәрне беренче чабу эшенең барышы һәм беренче яртыеллыкта терлекчелек комплексындагы эш йомгаклары турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, күпьеллык үләннәрне беренче юлы чабу эше тәмам диярлек. Республикада тулаем 850 мең тонна терлек азыгы берәмлеге  җыеп алынган. Печән – 320 мең тонна, сенаж – 2,3 млн. тонна чамасы. Уртача 1 шартлы терлеккә кыш чыгар өчен беренче юлы чабудан14,3 ц тер.бер. әзерләнгән (2016 елда – 16,5).

Республикада 1 юлы чабудан терлек азыгы белән үзләрен 60%ка тәэмин иткән  районнар бар. Шул исәптән Мөслим, Кама Тамагы, Алексеевск һәм Югары Ослан муниципаль районнарында 13 ц.тер.берәмлектән азрак әзерләгән.

Марат Әхмәтов чыгышында шулай ук беренче яртыеллыктагы терлекчелек тармагына да йомгак ясады. 258 тыс.тонна терлек һәм кош ите үстерелгән, сөт җитештерү – 905 мең тонна, йомырка – 30 млн. данә. Мөгезле эре терлек саны былтыргы дәрәҗәдә сакланып калган – 1 млн. 44 мең баш, шәхси хуҗалыкларда терлекләр саны 5,4 меңгә кимегән.

Марат Әхмәтов ассызыклаганча, терлекчелек беренче яртыеллыкта авыл хуҗалыгы җитештерүенең финанс-икътисадый нәтиҗәләрен 80%ка диярлек формалаштыра.

Тулаем җыелма продукция хакы барлык категория хуҗалыкларда 90 млрд. сум тәшкил иткән (үткән елның шушы чорына карата – 101,4%).

Тармак буенча уртача хезмәт хакы беренче яртыеллыкта – 19,7 мең сум һәм  үткән елның шушы чорына карата 11%ка арткан. Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, мунициципаль районнар башлыклары белән бергә, киләчәктә дә хезмәт хакы мәсьәләсенә һәм авыл җирендә социаль тотрыклылыкка аерым игътибар бирәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International