Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды

2017 елның 21 июле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты, компаниянең Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. 

Утырышта беренче яртыеллыкта компания бюджеты үтәлеше йомгаклары каралды һәм август аена бюджеты расланды. 

Директорлар советы республиканың көньяк-көнчыгышындагы кече эшкуарлыкка корпоратив ярдәм программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында фикер алышты. Беренче яртыеллык йомгаклары буенча планлаштырылган техник-икътисадый күрсәткечләрнең барысы да үтәлгән,  «Идея-Юго-Восток» ИПТ» ҖЧҖ килере үткән елның шушы чорына карата 179,8%ка башкарылган. «Татнефть» инициативасы буенча арендага тапшырылучы мәйданнар саны ел башыннан алып 24%ка арткан, шуның нәтиҗәсендә арендаторлар саны да арткан, яңа эш урыннары булдырылган. Якындагы планнарда – яңа инновацион җитештерүләр технопаркында иске автопокрышкаларны эшкәртү һәм алардан төзелештә кулланылучы резина япмалар җитештерү цехы ачу; пыяла-пластик арматура һәм төзелеш челтәрләре чыгару; компаниянең структур бүлекчәләренең һәм ярдәмче җәмгыятьләренең кече механизацияләү чараларын ремонтлау.   

Утырышта катнашучылар «Татнефть»нең Түбән Камада һәм Әлмәт районында махсус икътисадый зоналарны үстерү, Әлмәттә, Лениногорскта һәм Бөгелмә районында гамәлдәге мәйданчыкларны индустриализацияләү юлы белән индустриаль парклар оештыру инициативасын хупладылар.

«Татнефть» төркеме буенча быелның алты ае эчендә инвестицион программа үтәлеше турында мәгълүмат та тыңланылды.  

Директорлар советы утырышында компания эшчәнлегенең башка мәсьәләләре дә каралды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International