Татарстан Президенты VIII Бөтенроссия авыл Сабантуенда катнашу өчен Пенза өлкәсенә килде

2017 елның 22 июле, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пенза өлкәсенә эш сәфәре кыла.    

Сәфәренең максаты – Урта Әләзән авылында узучы VIII Бөтенроссия авыл Сабантуеның бәйрәм чараларында катнашу. 

Рөстәм Миңнехановны сәфәрендә Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров озата йөри. 

Белешмә өчен

Урта Әләзән – Россиядәге иң зур авыл. Аңа XVII гасыр азагында темники татарлары нигез салган, алар служилый татар кенәзләре һәм морзалары булган, аларга җир кишәрлекләре бүлеп бирелгән.  

2017 елның гыйнварына Урта Әләзәндә 8920 кеше яши (253 йорт хуҗалыгы). Авыл территориясендә 2 мәктәп, балалар бакчасы,спорт комплексы, 11 мәчет бар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International