Бүгеннән, 2017 елның 24 июленнән, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов чираттагы кыска вакытлы отпускта.
Татарстан Республикасы Конституциясенең 98 статьясы нигезендә Рөстәм Миңнехановның отпускысы чорында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфалары Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинга йөкләнә.