Минтимер Шәймиев Сианда (Кытай) мирасны саклау буенча ИКОМОС халыкара үзәк директоры профессор Го Джан белән очрашты

2017 елның 24 июле, дүшәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Сианда (Кытай) мирасны саклау буенча ИКОМОС халыкара үзәк директоры профессор Го Джан белән очрашты.

Профессор Го Джан ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасының “Ефәк юлы” серияле номинация проектының инициаторы булып тора. Ул Ефәк юлының Тянь-Шань коридорының (Казакъстан, Кыргызстан, Кытай, 2014 елда исемлеккә кертелгән) номинация досьесын әзерләү буенча төркемне җитәкләгән, хәзерге вакытта “Диңгез ефәк юлы” (Кытай, Һиндстан) номинация досьесын әзерләү төркемен җитәкли.  

Ул Татарстанга  КФУның “Бөтендөнья мәдәни мирасы” ресурслар үзәге чакыруы буенча килгән.

Го Джан Болгар тарих-археология комплексында, борынгы Биләр шәһәрендә, Зөя утрау-шәһәрлегендә булды.

Очрашуда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасының “Ефәк юлы” серияле номинация проектында катнашу һәм бергә эшләү мөмкинлеге турында сөйләшү булды.

“Фикер алышулар вакытында мин шатланып утырдым, бездә, чынлап та, Сезнең белән бер телдә сөйләшә алырлык команда бар. Без Сездән бик мөһим мәгълүмат алдык. Проект кызыклы. Сез безгә безнең фикерләребез алга таба да шушы юнәлештә дәвам итсен өчен этәргеч бирдегез”, - диде Минтимер Шәймиев.

Очрашуда ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары-ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Олег Глебов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының ТР халыклары телләрен үстерү һәм мәдәнияте идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъматуллина, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм шәрык институты директоры Рамил Хәйретдинов, Казан дәүләт мәдәният институтының фән эшләре буенча проректоры, КФУның “Бөтендөнья мәдәни мирасы” ресурслар үзәге җитәкчесе Рафаэль Вәлиев, ТР ФАнең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдиков, ТРда ЮНЕСКОның волонтерлар хәрәкәте координаторы, КФУның “Бөтендөнья мәдәни мирасы” ресурслар үзәге фәнни хезмәткәре Нәргиз Айтуганова катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International