2010 елгы хәрби чакырылыш нәтиҗәләре буенча иң яхшы әзерлек һәм оештыру эшләрен күрсәткән Татарстанга бүген РФ оборона министрының күчмә вымпелы тапшырылды. ТР Хөкүмәте йортында узган тантанада аны Президент Рөстәм Миңнехановка РФ Кораллы Көчләре Генераль штабы җитәкчесе урынбасары-Баш оештыру-мобилизация идарәсе җитәкчесе, генерал-полковник Василий Смирнов тапшырды. Чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков, Премьер-министрның беренче урынбасары Равил Моратов катнашты.
Бу вымпелны Татарстанның инде дүртенче тапкыр алуы. Бәйгедә моңа кадәр Татарстан инде өч тапкыр җиңү яулаган иде. 2006 елда Идел-Урал хәрби округында беренчелеккә чыккан Татарстан Бөтенроссия бәйгесенә тәкъдим ителеп, анда икенче урын алды. Ә 2007 елда егетләрне армиягә әзерләү һәм хәрби чакырылышны иң яхшы оештыручы буларак ил күләмендә беренчелеккә чыкты. Шуннан бирле республиканың бу яуланган биеклектән төшкәне юк.
"Без бишенче юбилей вымпелын да яуларга ниятлибез. Конкурс таләпләре зур булуга карамастан, без бу бурычны үтәп чыгарга сәләтле. Моның өчен бөтен тырышлыкны куячакбыз", -ди ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Республика башлыгы гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү, чакырылышны оештыру һәм башкаруда зур эш башкарган Татарстанның хезмәтен югары бәяләгән өчен РФ Оборона министрлыгына рәхмәт җиткерде. Президент Татарстанның узган ел да хәрби хезмәткә әзерлектә беренче нәтиҗәләр күрсәтүен очраклы гына түгел дип саный. Аның белдерүенчә, бу нәтиҗәләр артында республика Хөкүмәтенең, муниципалитетларның, урта һәм югары мәктәпнең, хәрби комиссариатның һ.б. зур комплекслы хезмәте тора. "Татарстан балалары", төрле профилактика программалары барысы да яшьләргә хәрби-тәрбия бирүдә дәвамын таба", -ди Президент.
Узган ел республикада кадетлар хәрәкәте 9 меңнән артык үсмерне колачлаган. Республикада соңгы елларда күп санда спорт объектлары төзелә, Казанда, Түбән Камада хәрби-патриотик тәрбия буенча "Патриот" үзәкләре эшли, ДОСААФ юнәлеше буенча җитди эшләр башкарыла, булачак ватан сакчыларын әзерләү өчен кирәкле матди-техник база ныгытыла. Булачак солдатларны җыю пункты да илдә иң яхшылардан санала. Татарстан белән 45 хәрби часть арасында шефлык мөнәсәбәтләре урнаштырылган. Рөстәм Миңнеханов елдан-ел республикада бу эшнең камилләшә баруын ассызыклап, республиканың бишенче юбилей вымпелына йөз тотуын җиткерде.
РФ Кораллы Көчләре Генераль штабы җитәкчесе урынбасары-Баш оештыру-мобилизация идарәсе җитәкчесе Василий Смирнов Татарстанның ил субъектлары арасында булачак солдатларны әзерләү буенча лаеклы рәвештә беренчелеккә чыгуын ассызыклап, республика конкурсның барлык күрсәткечләре буенча диярлек беренче күрсәткечләр бирүен җиткерде. "Бу лаеклы җиңүгә ТР Президенты һәм Хөкүмәте тарафыннан яшьләр белән эшләүнең барлык аспектларына аерым игътибар булу нәтиҗәсендә ирешелгән. Бу Башкарма хакимият, җирле үзидарә органнарының, хәрби комиссариатның килештерлегән эшчәнлеге нәтиҗәсе", - дип саный ул. Ул Татарстанда беренчеләрдән булып патриотик тәрбия һәм гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү буенча программа кабул ителүне, "Патриот" хәрби-патриотик тәрбия үзәге ачылуны, хәзер барлык муниципаль берәмлекләрдә шундый үзәкләр төзү буенча актив эш баруын аерым билгеләп үтте.
"РФ Хөкүмәтенең үзәк конкурс комиссиясе билгеләп узганча, республикада яшьләрне тәрбияләү өстенлекле юнәлеш санала һәм ул системалы, максатчан алып барылаґ. Даими камилләштерелә", -ди ул. 2010 ел нәтиҗәләре буенча Татарстаннан чакырылган һәр 3 егетнең берсе хәрби-учет белгечлеге буенча әзерләнгән. Республикада хәрби хезмәткә чакырылучыларның электрон паспорты да булдырыла. Василий Смирнов хәрби хезмәткә әзерләүдә югары һөнәрилек күрсәткән Татарстанга рәхмәт белдереп, РФ Обонрона минисрлыгының алга таба да нәтиҗәле хезмәттәшлеккә өметләнүен җиткерде.
Рәсми чыгышлардан соң, бүләкләү тантанасы узды. ТР Президентына вымпелдан тыш, РФ Хөкүмәте рәхмәте белдерелеп, аңа РФ Оборона министрының Мактау грамотасы тапшырылды. РФ Кораллы Көчләре Генераль штабы җитәкчесе урынбасары-Баш оештыру-мобилизация идарәсе җитәкчесе Хөкүмәт рәисе Илдар Халиковка да министрның Мактау грамотасын, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга Оборона министрлыгының "Хәрби бердәмлекне ныгыту өчен" медален, Премьер-министрның беренче урынбасары Равил Моратовка оборона министрының Мактау грамотасы белән министрлыкның "Һәлак булган Ватан сакчылары истәлеген мәңгеләштерүдәге казанышлар өчен" медален тапшырды.
Бүгенге тантанада шулай ук яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләүгә өлеш керткән ТР Хөкүмәте әгъзалары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, хәрби комиссариатлар, вузлар, хәрби-табиб комиссияләре хезмәткәрләре билгеләп үтелде.