Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы халык артисты Хәния Фәрхинең кинәт вафат булуы сәбәпле кайгы уртаклашты. ТР Президенты аның ире Габделхәй Биктаһировка телеграмма юллады.
“Хөрмәтле Габделхәй Габделхан улы!
Хатыныгыз Хәния Фәрхлислам кызы Биктаһированың вакытсыз гомере өзелүе турындагы хәбәрне тирән кайгы итеп кабул иттем. Аның дөньядан вакытсыз китүе – Татарстан музыка сәнгате өчен зур югалту. Арабыздан сәләтле җырчы, татар эстрадасында үзенең кабатланмас сүзен әйткән, милли популяр җыр сәнгатен үстерүгә үз өлешен керткән, халыкның яраткан җырчысы китте.
Хәния Фәрхи үзенчәлекле, көчле энергияле, темпераментлы, сәхнәне яулап торучы җырчы иде. Ул иҗатта да, шәхси тормышта да үзен күрсәтә алды. Безнең белән һәрчак аның җырлары, җыр сәнгатенә салган мирасы, үзе турында якты хатирәсе калыр. Ихлас күңелдән Сезнең һәм гаиләгегезнең әлеге зур авыр югалту уңаеннан тирән кайгыгызны уртаклашам.
Җәүһәр жырчы Хәния Фәрхи исеме татар халкының хәтерендә мәңге сакланыр”.