Татарстанга Чехия Республикасы Көньяк Моравия өлкәсе гейтманы Богумил Шимек килде

2017 елның 2 августы, чәршәмбе

Сишәмбе көнне кич Татарстан Республикасына Чехия Республикасы Көньяк Моравия өлкәсе гейтманы Богумил Шимек килде.  

Халыкара "Казан" аэропортында кунакны Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Песошин һәм башка рәсми затлар каршы алды.

Богумил Шимек өчен Казанда зур программа каралган. Көньяк Моравия өлкәсе гейтманы Богумил Шимек җитәкчелегендәге Чехия Республикасы делегациясенең Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы көтелә.   

 

Белешмә өчен: 

Искә төшерәбез, Көньяк Моравия өлкәсе делегациясе Татарстанда 2016 елның августында була. 

Моннан тыш, 2014 елның сентябрендә Татарстан Республикасы һәм Көньяк Моравия өлкәсе (Брно ш.) арасында хезмәттәшлек турында килешү  имзалана.    

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International