Минтимер Шәймиев Әстерхан өлкәсе татарлары делегациясе белән очрашты

2017 елның 4 августы, җомга

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында катнашкан Әстерхан өлкәсе татарлары делегациясе белән очрашты.

Әстерхан төбәге иҗтимагый оешмасы - “Дуслык” татар милли мәдәни җәмгыяте рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының контроль-ревизия комиссиясе рәисе Әнвәр Алмаев Минтимер Шәймиевкә “Дуслык” җәмгыятенең эшчәнлеге һәм аның Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты белән хезмәттәшлеге турында сөйләде.

“Әстерхан өлкәсендә якынча 80 мең татар яши. “Дуслык” җәмгыяте 1989 елда оешты, ул төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләре булган татарларны берләштерә, аларның алтысы Әстерхан өлкәсе Думасы депутаты булып сайланды. Җәмгыять эшендә эшкуарлар актив катнаша. Көчле яшьләр юнәлеше эшли”, - диде ул.

Әнвәр Алмаев шулай ук соңгы вакытта татарларның Татарстанга күченүе турында да белдерде.

Очрашуда кичәге пленар утырышта каралган берничә мәсьәлә буенча фикер алыштылар, аерым алганда, туган телне саклау турында.

Минтимер Шәймиев кунакларга Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше һәм республиканың Әстерхан өлкәсе белән күп еллар дәвамындагы хезмәттәшлеге турында сөйләде. Ул “Яңарыш” фондының җиде еллык эшчәнлеге хакында хәбәр итте. “Без хәзер ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасының “Ефәк юлы” серияле номинациясе проектына Россияне берләштерү мөмкинлеген өйрәнәбез, чөнки Бөек Ефәк юлының төньяк коридорлары Татарстан Республикасы һәм башка төбәкләр аша, шул исәптән Әстерхан өлкәсе аша да уза. Без Әстерхан өлкәсе белән бу өлкәдә хезмәттәшлек итә алабыз”, - диде Минтимер Шәймиев.

Очрашуда Әстерхан өлкәсе Думасы депутатлары Рифкать Шабанов, Ринат Әюпов, Әстерхан өлкәсе губернаторы киңәшчесе Ринат Ходжаев һәм “Дуслык” җәмгыяте әгъзалары  Искәндәр Мильгизин, Данил Хәлморатов, Дамир Хәлилов, Җәүдәр Яваев, Эмиль Жаде катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International