Рөстәм Миңнеханов Минзәлә муниципаль районында хуҗалыклар, инвесторлар һәм авыл җирлекләре җитәкчеләре белән очрашты

2017 елның 15 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов көннең икенче яртысында Минзәлә муниципаль районында булды. 

Кырлар өстеннән очып узганда, Рөстәм Миңнеханов районда бөртеклеләр уңышын җыю барышын күзәтте - шул исәптән "Минзәлә таңнары" ҖЧҖ, "Чулман" ҖЧҖ, "Минзәлә" ҖЧҖ һәм башка авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре кырларын карады. 

Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәләхов һәм башкалар озата йөрде. 

Иске Александровка авылы янында Рөстәм Миңнеханов Минзәлә муниципаль районы хуҗалыклары, инвесторлар һәм авыл җирлекләре җитәкчеләре белән очрашты. Биредә үк авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукциясе тәкъдим ителде - суган, сарымсак, яшь бәрәңге, кәбестә һәм бөртеклеләр. 

Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәләхов хәбәр иткәнчә, бөртеклеләрне урып-җыю мәйданнарының гомуми күләме - 42 мең гектар, көненә 1200 гектар тирәсе җыялар, ягъни мәйданнарның 3 процентыннан артык. Уңыш җыю эшләре яхшы бара, дип билгеләде район башлыгы, арпаның 50 проценты җыелган. 

"Районда уҗымнарны утырту эшенә әзерлек эше бара, 16 мең гектарда уҗым утырту көтелә, - диде Айдар Сәләхов. - ТР Авыл хуҗалыгы таләпләрен үтәргә тырышабыз. Уңыш җыю кампаниясе вакытында тәмамланачак, кырларда 8 комплекслы бригада эшли". 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International