Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мөслимдә яңа төзекләндерелгән иҗтимагый киңлекләр ачуда катнашты. ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман белән Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар төзекләндерелгән "Кояшлы Ык" ландшафт паркында, Пушкин урамындагы "Йөрәк" скверында, Печән базарында - Тукай укуларын һәм ярминкәләр уздыру урынында булдылар.
Искәртик, 2016 елның 22 августында "Кояшлы Ык" яр буе урамын төзекләндерүнең беренче өлешен тантаналы ачу узды. Проект нигезендә - "Чорлар элемтәсе" темасы. Яр буенда җәяүле урам, велосипед юлы, манзара таганы, пляж зонасы, автомобильләр стоянкасы, күп функцияле туалет ёщм башкалар оештырылды. Фестиваль аланында амфитеатр һәм балалар мәйданчыгын төзеделәр.
Быел яр буе урамының икенче яртысы төзелде - җәяле урам һәм велосипед юлы Ык елгасы аша салынган винтлы күпергә кадәр тартылды. Биредә көймәләр станциясе урнашты, анда прокатка катамаран алып була. Кичке вакытта яр буе яктыртыла. Шулай ук спорт мәйданчыгы да төзелде.
Җәяүле Пушкин урамында яңа сквер - "Йөрәк" - барлыкка килде. Аннан ерак түгел район администрациясе, ЗАГС, тарихи музей, китапханә, кинотеатр биналары урнашкан.
Пушкин урамы башында тантаналы чаралар уздыру өчен "Печән базары" мәйданы төзелде. Төп объекты - китап формасындагы арт-объект, ул татар шагыйре Габдулла Тукай китабын сурәтли.
Мәйданда сувенирлар сату оештырылган.