Рөстәм Миңнеханов Актанышта яңа стадион ачуда катнашты

2017 елның 15 августы, сишәмбе

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов    Актаныш муниципаль районына эш сәфәре кылды. Сәфәрендә аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Актаныш мунициципаль районы башлыгы Фаиль Камаев озата йөрде. 

Иске Сотангол авылы янәшәсендәге «Башак» ҖЧҖ басуында Рөстәм Миңнеханов механизаторлар, агросәнәгать комплексы җитәкчеләре белән очрашты, анда урып-җыюның барышы турында фикер алыштылар. Август – сентябрь айларында Актаныш игенчеләренә 44 мең га мәйданнарны җыеп алырга кирәк булачак. Бүгенгә шуларның 8,6 мең гектары суктырылган, бу 19,5%. Динамика – тәүлегенә 1,2 мең га. Фаиль Камаев сүзләренә караганда,  Актаныш районында иң зур күрсәткечләрдән  42,8 ц/га уңышы булган җирләр бар. Бүгенгә игенчеләр 36,7 мең тонна ашлык җыеп алганнар. 

Актанышка сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов шулай ук 1000 урынлык яңа стадион ачылышында да катнашты. 

«Елдан-ел Актаныш районы үзгәрә бара, бик күп уңай үзгәрешләр күзәтелә. Ышанам, бу динамика сакланып калачак, без киләчәктә дә бүгенге шәп стадионны ачу кебек шатлыклы вакыйгалар уңаеннан гына очрашырбыз.   Барыгызны да котлыйм!» - диде Рөстәм Миңнеханов.

Район башлыгы Фаиль Камаев үз чиратында республика җитәкчелегенә яңа объектны төзүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан Республикасы Президенты тантанлы өлештән соң Ленин исемендәге үзәк паркны торгызу барышы белән танышты. Бүгенгә төзелешнең беренче чираты тәмамланган.   

Рөстәм Миңнехановка паркның яңартылган керү зонасын, Ленин һәйкәле булган мемориаль зонаны, яшь парлар өчен фонтанлы һәм амфитеатрлы мәйданчыкны, «Актаныш аккошлары» арт-объектларын күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International