Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә татар шагыйре Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды һәм Татарстан сәнгать осталары концертын карады

2017 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнашты. 

Габдулла Тукай һәйкәле Кече Татар тыкрыгы янындагы скверда, татар мәдәният үзәге («Асадуллаев йорты») янәшәсендә урнашкан.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре белән килде.   

Кичен Татарстан Президенты Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында узучы Татарстан Республикасы сәнгать осталары концертын карады. Чара Музыка йортында узды.  

Музыка йорты холлында Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар  «Россия татарлары. ХIX гасыр азагы, XX гасыр башы фотографияләре» тематик фотокүргәзмәсен карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International