Татарстан Президенты «Ворлдскиллс Россия» берлеге генераль директоры Роберт Уразов белән очрашты

21 август 2017 ел., дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ворлдскиллс Россия» берлеге генераль директоры Роберт Уразов белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Әңгәмә барышында яклар Россия төбәкләрендә, аерым алганда Татарстанда, Ворлдскиллс хәрәкәтен алга этәрү мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында ресурс үзәкләрне үстерү һәм республика предприятиеләре белән ныклы элемтә аша яшьләр арасында эшче һөнәрләре абруен арттыру өлкәсендәге тәҗрибә турында хәбәр итте. Моннан тыш, Ворлдскиллс стандартларын мәгариф системасына кертү максатыннан Татарстанда Профессиональ компетенцияләр үзәге булдырылды. 

Шулай ук очрашуда Татарстаннан 8 вәкил кергән илнең җыелма командасын Абу-Дабида (БГӘ) 14-19 октябрьдә узачак Ворлдскиллс-2017 дөнья чемпионатына әзерләү турында да сүз барды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International