Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Мәдәният министры Владимир Мединский Свияжск утрау-шәһәрендә туризмны үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2017 елның 21 августы, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Мәдәният министры Владимир Мединский белән очрашты. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Искәртәбез, бүген Владимир Мединский, ЮНЕСКО Генераль директоры Ирина Бокова һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән бергә, Свияжск утрау-шәһәрендә булдылар. Аерым алганда,  Россия Мәдәният министры июль аенда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән Успенья соборын карады.

Татарстан Республикасы Президенты белән әңгәмәсендә Владимир Мединский Свияжск утрау-шәһәре территориясендә туризм инфраструктурасы үсешен югары бәяләде һәм туристларның күп булуын билгеләп үтте.   

Шулай ук Министр утрауда кунакханәләр һәм кунак йортлары санын арттыру мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә,   туристлар саны арта барган саен, бу мәсьәлә актуальләшә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International