Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә ЮНЕСКО Генераль директоры Ирина Бокова белән очрашты

2017 елның 21 августы, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ЮНЕСКО Генераль директоры Ирина Бокова белән очрашты. 

Татарстан Республикасы Президентының Казан Кремлендәге резиденциясендә узган чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе  Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгының Халыкара мөнәсәбәтләр департаменты директоры урынбасары, ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Элеонора Митрофанова, «Татарстан Республикасы тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызуның республика фонды» КБАО башкарма директоры Татьяна Ларионова һәм башкалар катнашты.

Очрашуда катнашучылар Татарстан территориясендә ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни һәм табигать мирасы объектларын өйрәнү һәм саклап калу мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Искәртәбез, бүген республикада өч ЮНЕСКО ядкяре бар – Казан Кремле, Болгар тарих-архитектура комплексы, Успенье соборы һәм Свияжск утрау-шәһәре монастыре.  

«Бу – безнең уртак җаваплылык. Без үзебезгә тарих-мәдәният объектларын саклау буенча ЮНЕСКОның барлык таләпләрен үтәргә дигән йөкләмә алдык», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президенты шулай ук туризм инфраструктурасын үстерү һәм тарихи изге урыннарны Россия һәм чит илләр туристлары арасында популярлаштыру буенча киләчәк планнар белән дә уртаклашты.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International