Рөстәм Миңнеханов Иркутскка эш сәфәре кыла

2017 елның 25 августы, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иркутск өлкәсенә килде. «Иркутск» халыкара аэропортында аны Иркутск өлкәсе губернаторы Сергей Левченко каршы алды. 

Иртәгә, 2017 елның 26 августында, Рөстәм Миңнеханов Иркутск авиация заводының (ИАЗ) - «Корпорация Иркут» ГАҖ филиалының җитештерү мәйданчыкларына барачак, анда авиаттөзелеш өлкәсендә киләчәк төбәкара хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышырга җыеналар. 

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты җитәкчелегендәге  Татарстан делегациясе Иркутск өлкәсенең «Иркутск бистәсе» («130 квартал») мисалында архитектура ядкярләрен һәм мәдәни мирас объектларын торгызу һәм саклап калу тәҗрибәсе белән танышачаклар. 

Татарстан Республикасы Президенты эш программасында шулай ук Иркутск өлкәсе губернаторы Сергей Левченко һәм җирле татар җәмгыяте активы белән очрашу.   

Рөстәм Миңнехановны сәфәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхеразыев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, Зеленодольск муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин, республиканың кайбер сәнәгать предприятиеләре вәкилләре озата йөри.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International