Татарстан Президенты Иркутск авиация заводының җитештерү куәтләрен карады

2017 елның 26 августы, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Иркутск өлкәсенә эш визиты кысаларында "Корпорация Иркут" ГАҖ филиалы - Иркутск авиация заводының җитештерү куәтләрен карады. ТР Президентын Иркутск өлкәсе губернаторы Сергей Левченко озата йөрде.

Производство турында аңлатмаларны завод генераль директоры Александр Вепрев биреп барды. 

Рөстәм Миңнеханов МС-21 гражданнар самолетын җыю линиясен, Як-130 һәм Су-30СМ хәрби самолетлар җыю линияләрен караңы. Шулай ук Татарстан делегациясенә координаталар-үлчәү машиналар бюросы һәм очу-сынау бүлеген күрсәттеләр. 

Алдан Рөстәм Миңнеханов журналистларга билгеләгәнчә, Татарстан һәм Иркутск өлкәсе предприятиеләре арасында авиацион сәнәгатьтә җитештерү кооперациясе алга таба төбәкләр арасында үзара файдалы хезмәттәшлектә гаять зур роль уйный. 

"Без Татарстан һәм Иркутск өлкәсенең авиация тематикасында кооперация мөмкинлекләре турында сөйләшәбез. Делегациябез составында МС-21 проектында катнашучы заводларыбыз вәкилләре бар. Бу илебез өчен уникаль проект, анда без дә катнашабыз. Бездә "КАПО-Композит" АҖ предприятиесе бар, ул композит өлешләр җитештерә. Моннан тыш, самолетларга компонентлар ясаучы предприятиеләребез бар. Шул алты компания вәкилләре дә биредә, әлеге тема турында җентекләп сөйләшәчәкләр", - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. 

"Татарстан белән хезмәттәшек өчен гадәти юнәлеш - машина төзү, шул исәптән МС-21 өчен төрле өлешләр китерү.Шулай ук безнең авиазаводта җитештерелә торган эшләнмәләр өчен хәрби продукция буенча да сөйләшәбез", - диде Сергей Левченко. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International