Татарстан Президенты Урал тау-металлургия компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

2017 елның 28 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов генераль директоры Андей Козицын җитәкчелегендәге Урал тау-металлургия компаниясе делегациясе белән очрашты.

ТР Хөкүмәте Йортында узган чарада шулай ук ТР вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов та катнашты. 

Яклар Татарстан Республикасы белән  Урал тау-металлургия компаниясе арасында хезмәттәшлекне алга таба үстерү мәсьәләләре турында сөйләштеләр. 

Компания вәкилләре Татарстанга җавап визиты белән килделәр. "Иннопром - 2017" халыкара сәнәгать ярминкәсе кысаларында Татарстан делегациясе берничә металлургия компаниясендәш булды һәм Урал тау-металлургия компаниясе генераль директоры Андрей Козицын белән очрашкан иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International