«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында Иннополис университеты Татарстанның цифрлы моделе проектын тәкъдим итте

2017 елның 28 августы, дүшәмбе

Бүген Иннополис университеты Татарстан территориясендә болытлы «ТР цифрлы моделе» исемле 4D-геомәгълүмат платформасын эшләү һәм сынау рәвешендә гамәлгә ашыру проектын тәкъдим итте. Бу хакта  «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында Иннополис университеты проректоры – проект фәнни-тикшеренү эшчәнлеге буенча идарә башлыгы Искәндәр Бариев сөйләде.

Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Татарстанның цифрлы моделе 000 кв. км мәйдандагы республиканың 67 3D-моделен, шәһәрләрнең һәм аерым объектларның зур төгәллек белән эшләнгән, детальләштерелгән (масштабы 1:500) модельләрен булдырудан гыйбарәт.

Проектның максатлары – территорияне цифрлаштыру исәбенә республикага идарә итү нәтиҗәлелеген арттыру һәм җирне дистанцион зондлаштыру һәм мониторинглау өлкәсендә продуктларны һәм хезмәт күрсәтүләрне алга сөрүнең комплекслы системасын булдыру.

2019 елның 1 августына ДЗЗ һәм мониторинглау хезмәт күрсәтүләре базарында гамәлдәге бизнесларны масштаблаштыруны һәм яңа бизнесларны булдыруны тәэмин итүче болытлы 4D-геомәгълүмат платформасын булдыру, Иннополиста «компания-чемпион» барлыкка китерү планлаштырыла. Технологик геомәгълүмат консорциумын булдыру юлы белән технологик нейтральлекне һәм базарда катнашучылар өчен тигез шартлар тәэмин итүче геомәгълүмат тармагын үстерүне күз алдында тота. Моның өчен законнарга үзгәрешләр кертергә кирәк булачак. 

Проектны сынау рәвешендә гамәлгә ашыру республикадагы эре заказчылар мәнфәгатьләрендә башкарылачак. «Татнефть» территорияләрне мониторинглау белән кызыксынырга мөмкин, шул исәптән нефть чыгару һәм саклау зоаналарын да; аның шулай ук инфраструктураны үстерүне планлаштыру һәм тикшереп тору белән дә кызыксынуы ихтимал.   

Иннополис «Россети» ГАҖның  «Челтәрләр компаниясен» ЛЭП һәм энергетика инфраструктурасын тикшерү, электр үткәргечләр һәм трансформатор подстанцияләренең һава линияләренең саклау зоналарын тикшереп тору белән кызыксындырырга җыена. 

РЖД төзелеш эшләре барышын тикшереп торырга, җир-мөлкәт комплексы объектларын барларга мөмкин.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы җирләрен барлауны нәтиҗәле үткәрергә, файдаланылмый торган җир кишәрлекләрен барларга, чәчүлекләрнең торышын тикшереп торырга мөмкин. Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы – кадастр эшләренең хакын киметергә, җир күзәтчелеге нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкин.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдиновка – әлеге проектны алып баруны җитәкләргә, ә башка ведомстволарга тиешле техник якларын карарга кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International