Рөстәм Миңнеханов Кытайның Синьцзян-Уйгур автономияле районы делегациясе белән очрашты

2017 елның 30 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасының Синьцзян-Уйгур автономияле районы Халык Хөкүмәте Рәисе урынбасары Хуан Саньпин әфәнде белән очрашты.  

Очрашу «Казан» ХАСКда узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты. 

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия-Кытай мөнәсәбәтләре төрле яклы стратегик партнёрлыкка корыла. Илләрнең иң югары җитәкчелеге дәрәҗәсендә даими диалог хуплана, Россия төбәкләре белән Кытай провинцияләре арасындагы багланышлар үсешенә зур әһәмият бирелә. 

«Без Кытай белән мөнәсәбәтләрнең бүгенге югары дәрәҗәсен нык бәялибез һәм Россия Федерациясе белән Кытай Халык Республикасы арасындагы дуслыкны һәм үзара аңлашуны ныгытуга юнәлгән төрле яклы багланышларны киңәйтүгә зур әһәмият бирәбез», - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Кытай партнерлары белән актив хезмәттәшлек итә. Пекинда республиканың сәүдә-икътисадый вәкиллеге эшли, Казанда исә Кытай Генераль консуллыгы ачылды. Берничә Кытай провинциясе, компаниясе һәм югары уку йорты белән килешүләр имзаланды һәм гамәлгә ашырыла. Нефть химиясе, машина төзелеше, мәгълүматлаштыру, авыл хуҗалыгы, төзелеш, сәламәтлек саклау һәм башка өлкәләрдә уртак эшчәнлек алып барыла. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Синьцзян-Уйгур автономияле районы –  Кытайның Татарстан белән яхшы элемтәләр урнаштырган төбәкләреннән берсе: делегацияләр алмашына, уртак проектлар буенча фикер алышулар уздырыла. 

Хуан Саньпин әфәнде Рөстәм Миңнехановка җылы кабул иткән өчен рәхмәт әйтте һәм, киләчәктә дә төбәкләр арасында хезмәттәшлек дәвам итәр, дип өмет белдерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International