Иннополис университеты “Ясалма интеллект” федераль проекты кысаларында 2024 елга кадәр ясалма интеллект буенча тикшеренү үзәге булдырырга федераль грант алды. Бу үзәк кысаларында ИТ- югары уку йорты бизнес һәм икътисадның өстенлекле тармаклары өчен экспорт-юнәлешле платформа карарлар эшләячәк.
Бүген Иннополис университетында өстәмә һөнәри укыту буенча “Мәгълүматларга нигезләнгән идарә” (CDO) программасы башланды, аның кысаларында 5 мең дәүләт хезмәткәре һәм Россия компанияләре хезмәткәрләре укытылачак.
“Цифрлы икътисад өчен кадрлар” федераль проекты кысаларында гамәлгә кертелүче белем бирү программасы ачылышында видеоэлемтә режимында ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов катнашты.
Иннополис университетының күзәтчелек советына дөньядагы иң көчле галимнәрнең берсе, физика буенча Нобель премиясе лауреаты Константин Новосёлов керде.
Бу хакта Дубайдагы “Экспо-2020” бөтендөнья күргәзмәсендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Иннополис университетының ясалма интеллект буенча панель сессиясендә игълан ителде.
“Bilisim Vadisi” технология үзәне (Гебзе шәһәре) генераль директоры Әхмәт Сердар Ибраһим улы җитәкчелегендәге Төркия Республикасы делегациясе Иннополиста булды.
Бүген Чечен Республикасы Премьер-министры Муслим Хучиев җитәкчелегендәге рәсми делегация Иннополиста булды.
Делегацияне ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов озата йөрде.
Бу көннәрдә “Казан Экспо” күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында “Россия – спорт державасы” халыкара спорт форумы уза. Аның кысаларында “Хәзерге заман спорты. Инновацияләр һәм перспективалар” күргәзмәсе оештырылган.