Бүген Иннополис университетында өстәмә һөнәри укыту буенча “Мәгълүматларга нигезләнгән идарә” (CDO) программасы башланды, аның кысаларында 5 мең дәүләт хезмәткәре һәм Россия компанияләре хезмәткәрләре укытылачак.
“Цифрлы икътисад өчен кадрлар” федераль проекты кысаларында гамәлгә кертелүче белем бирү программасы ачылышында видеоэлемтә режимында ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов катнашты.
“Цифрлаштыру бүгенге көндә икътисадның барлык тармакларына үтеп керде - бу мәгариф, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы, төзелеш, транспорт, энергетика. Шуңа күрә һәр профессиядә яңа “цифрлы” белемнәр алу бик кирәк”, - дип билгеләде Роман Шәйхетдинов. - 2019 елдан Иннополис университетында 7 меңнән артык кеше CDO программасы буенча белем алган, быел тагын 5 мең кеше укыячак”.
Быел укыту ике программа буенча алып барылачак: “Мәгълүматлар белән эшләүгә нигезләнгән алымнар һәм технологияләр” һәм “Мәгълүматларга нигезләнгән идарә”, һәм ул Сбербанк, Яндекс, Билайн, Газпром, Skyeng, X5 Retail Group һәм Иннополис университеты экспертлары белән вебинарларны үз эченә ала.
Курсны узганнан соң, 2021 елның декабрендә, тыңлаучылар квалификация күтәрү турында таныклык алачаклар.