9-10 сентябрь көннәрендә «Иннополис» МИЗның А.С. Попов һәм Н.И. Лобачевский исемендәге технопаркларында югары технологияләр, Сrossconf белән кызыксынучы кешеләр, идарәчеләр өчен конференция уза, анда 600дән артык катнашучы җыелган. Конференцияне ачуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, Иннополис мэры Руслан Шаһгалиев, «Иннополис» МИЗ генераль директоры Ренат Хәлимов катнашты.
Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Йортында Россия моношәһәрләрендә алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре һәм махсус икътисадый зоналар булдыру мәсьәләләре буенча ведомствоара төркем утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов катнашты. Утырышның бер мәсьәләсе «Иннополис» махсус икътисадый зонасы территориясен киңәйтү булды.
Бүген Иннополиста Россиянең иң яшь шәһәренә нигез салынуга 10 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар узды. Иннополисның туган көне һәм анда яшәүчеләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов котлады.
Бүген Иннополиста Иннополис Университетын тәмамлаучыларның очрашты, анда Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан һәм Иннополис шәһәрләреннән 100дән артык дипломлы белгеч җыелды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты.
Бүген Иннополиста ике көнлек «Merge»ИТ-конференциясе башланды. Мәгълүмат технологияләре өлкәсендә актуаль трендлар турында фикер алышу һәм уңышлы кейслары белән уртаклашу өчен, бөтен Россиядән 1500дән артык эшләүче, маркетолог, digital-дизайнерлар, менеджерлар, HR-белгечләр очрашты.
Бүген Иннополиста Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры Максим Решетников Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин белән бергә булды. Россиянең иң яшь шәһәрендә делегацияне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Иннополис шәһәре мэры Руслан Шагалиев һәм башкалар каршы алды.