Иннополис беренче юбилеен билгеләп үтте

2022 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Иннополиста Россиянең иң яшь шәһәренә нигез салынуга 10 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар узды. Иннополисның туган көне һәм анда яшәүчеләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов котлады.

"Бүген без беренче ике әһәмиятле юбилейны бәйрәм итәбез: шәһәргә нигез ташы салынуга ун ел һәм аңа беренче кешеләр күченүгә җиде ел булды, – дип билгеләп үтте Роман Шәйхетдинов. - Иннополиста бүген Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән 6,5 меңнән артык кеше яши. 44 илдән 893 студент укый, 15 илдән 152 фәнни-педагогик хезмәткәр белем бирә. Иннополис - шул ук исемдәге махсус икътисади зона да, анда 323 ИТ-компания эшли, алар 8 меңнән артык эш урыны булдырган. Сез күрәсез, бүген шәһәр киңәя, югары уку йортының яңа корпуслары, технопарклар һәм торак йортлар төзелә. Бу Иннополис үсеш темпларын акрынайтмый, ә арттыра гына дигән сүз. Һәм сез аның тарихында кала аласыз! Барыгызны да Иннополис юбилее белән котлыйм!"

Роман Шәйхетдинов шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау сүзләрен җиткерде: «Барыгызны да Иннополис шәһәренә нигез салуның 10 еллыгы белән котлыйм. Тарихи яктан караганда бу бик аз вакыт, әмма шушы кыска вакыт эчендә Иннополис саллы фәнни-мәгариф һәм социаль инфраструктуралы заманча шәһәргә әверелде, анда берничә мең кеше уңайлы яши һәм нәтиҗәле эшли, анда университет, мәктәп һәм лицей, шулай ук өч йөздән артык компания уңышлы эшли. Иннополис территориясендә бөтен ил өчен иң актуаль мәсьәләләр хәл ителә: цифрлаштыру, югары технологияле производстволарны алмаштыру, ясалма интеллект өлкәсендә алдынгы карарлар эзләү. Узган унъеллыкта башкарылган эшләр һәм ирешелгәннәр әлеге яшь, акыллы һәм динамик шәһәрнең киләчәгенә ышанычлы карарга мөмкинлек бирә. Аны булдыруда катнашканнарга һәм Иннополисны алга таба үстерү өчен энергияле эшләвен дәвам итүчеләргә чын күңелдән рәхмәтлемен. Барыгызга да бетмәс-төкәнмәс илһам һәм энтузиазм, яңа ачышлар һәм кызыклы проектлар, Татарстан һәм бөтен Россия данына иң кыю башлангычларда уңышлар телим!»

Бәйрәм чаралары кысаларында Роман Шәйхетдинов Иннополис үсешенә өлеш керткән шәһәр оешмалары хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International