РФ Икътисадый үсеш министры Максим Решетников Иннополиста булды

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Иннополиста Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры Максим Решетников Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин белән бергә булды. Россиянең иң яшь шәһәрендә делегацияне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Иннополис шәһәре мэры Руслан Шагалиев һәм башкалар каршы алды.

Визит кысаларында Максим Решетников А.С. Попов исемендәге технопаркны карады (Иннополиста 3700 эш урынына исәпләнгән ике технопарк эшли һәм 5 мең белгечне эшле итәчәк тагын ике технопарк төзелә), анда «Иннополис» махсус икътисади зонасы эшчәнлеге һәм резидентларның импортны алыштыручы карарлары белән танышты. Шуларның берсе - «Аврора» мобиль операция системасы, ул 2021 елда Бөтенроссия халык санын алу вакытында планшетларда кулланылган. 

«Иннополис» МИЗ генераль директоры Ренат Хәлимов хәбәр иткәнчә, бүген махсус икътисади зонада резидентлар, партнерлар һәм стартаплар статусында 323 компания эшли, аларның йөзе 2021 елда җәлеп ителгән. Алар арасында KUKA-сәнәгать робот техникасы буенча дөнья лидеры, HUAWEI-мәгълүмати-коммуникацион технологияләр флагманы, OZON – электрон коммерция буенча Россиянең беренче компаниясе һәм башкалар. «Иннополис» МИЗ компанияләре ел саен уңай финанс нәтиҗәләрен күрсәтәләр. Әйтик, 2021 ел нәтиҗәләре буенча аларның инвестицияләренең факттагы күләме арта бара торган нәтиҗә белән 58,9 млрд.сум (2020 – 39,5 млрд.), керем күләме – 113,3 млрд. сум (2020 – 75,8 млрд.), барлык дәрәҗәдәге бюджетларга җыелган салым суммасы 14,3 млрд. сум (2020 – 10 млрд.), булдырылган эш урыннары саны – 8375 (2020 – 6390) тәшкил итте. 

Шулай ук федераль министрга махсус икътисади зонаның яңа перспективалы проектларын тәкъдир иттеләр, алар якындагы берничә елда гамәлгә ашырылачак. Алар арасында - мәгълүматларны эшкәртү үзәге, роботлаштырылган кунакханә, Югары Ослан районында югары технологияле җитештерү паркы, Лаеш районында индустриаль парк һәм башка объектлар, аларда 20 меңнән артык эш урыны булдырылачак. 

Максим Решетников «Иннополис» МИЗ үсеше перспективаларын һәм аның резидентларының чит ил аналогларын алыштырырга сәләтле хәл ителешләренең конкуренциягә сәләтлелеген югары бәяләде. "Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы бәяләвенчә, «Иннополис» махсус икътисади зонасы ике ел рәттән Россия махсус икътисади зоналары арасында иң нәтиҗәле зона дип таныла. Бәяләү инвестицияләр күләме һәм товарлар сатудан кергән табыш, булдырылган эш урыннары саны, инфраструктура булдыруга федераль һәм төбәк бюджетларыннан акча кертүнең рентабельлелеге һәм башка казанышларга бәйле күрсәткечләр нигезендә барлыкка килә", - дип билгеләп үтте министр. 

Россиянең яңа шәһәренә визиты кысаларында Максим Решетников Иннополис Университетында булды, анда робототехника үзәге, ясалма интеллект үзәге һәм парник газларын верификацияләү үзәге проектлары белән танышты. Министрга биредә эшләнгән геомәгълүмати сервисларны күрсәттеләр һәм терәк мәгариф үзәге һәм югары уку йортының өстәмә белем бирү институты кысаларында цифрлы икътисад өчен кадрлар әзерләү юнәлешләре турында сөйләделәр.

Шулай ук Максим Решетников «Яндекс» компаниясенең Иннополиста 2018 елдан бирле тестлана торган пилотсыз таксида да йөрде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International