ЯҢАЛЫКЛАР


27
декабрь, 2010 ел
дүшәмбе
Татарстанда бозлы яңгыр көтелә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында Гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең ашыгыч утырышында ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе җитәкчесе Сергей Захаров белдерде.

25
декабрь, 2010 ел
шимбә
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама шәһәрендәге “ТАНЕКО” Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы объектларында булды, шулай ук узып баручы елга нәтиҗәләр ясау һәм 2011 елга бурычлар билгеләүгә багышланган киңәшмә үткәрде, дип хәбәр итә "Татнефть" ААҖнең матбугат хезмәте.
Бүген Рөстәм Миңнеханов федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты. Яңа ел алдыннан республика җитәкчесенең Хөкүмәт йортында журналистлар белән очрашып, узып баручы елга нәтиҗәләр ясавы инде традициягә әйләнде. Моңа кадәр ул Премьер-министр буларак очрашса, быел очрашуны Президент вазифасында уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Саба муниципаль районына эшлекле сәфәре кысаларында Килдебәк авылында урта гомумбелем бирү мәктәбен ачу тантанасында катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Саба муниципаль районына эшлекле сәфәр кыла. Визитның бер максаты – Татарстанның Саба муниципаль районы оешуга 80 ел тулуга багышланган тантаналарда катнашу.

Тантаналы чаралар район Мәдәният сараенда ТР Хөкүмәте вәкилләре, кайбер министрлыклар, Саба муниципаль районы хакимияте вәкилләре катнашында узачак.

24
декабрь, 2010 ел
җомга
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм Казан мэры Илсур Метшин Имәнлек урамында төзелгән йортта булды. Биредә, нигездә, ветераннар яшәячәк. Алар ике пенсионерны өй туйлары белән котлады. Кунаклар буш кул белән килмәгән иде – алар өй туйлары үткәрүчеләргә бүләкләр тапшырды.
2010 ел йомгаклары буенча, республиканың дәүләт бурычы 57,8 млрд. сум тәшкил итәчәк. Аның чагыштырма күрсәткече республика казнасы еллык керемнәренең 69 процентын тәшкил итә. “Бу күрсәткеч бюджет турындагы законнарда каралган параметрларга каршы килми. Шул ук вакытта бик киеренке дә”,-ди финанс министры Радик Гайзатуллин. Ул бу хакта ТР Финанс министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең, Федераль казначылыкның ТР идарәләренең бүген Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Корстон”да узган уртак коллегия утырышында белдерде. Ул 2010 елда ТР консолидацияләнгән бюджеты үтәлешенең якынча йомгакларына һәм киләсе елга бурычлар билгеләүгә багышланган иде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль ипотека буенча торак программасы срокларын өзүдә гаеплеләрне ачыкларга вәгъдә итте. Республика башлыгы ТР Министрлар Кабинетында узган традицион киңәшмәдә әнә шулай дип белдерде.

23
декабрь, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Бүген дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының унбишенче утырышында депутатлар, республикада “Муниципаль хезмәт өлкәсе үсешендәге казанышлар өчен” медаль гамәлгә куелу уңаеннан, “Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында” ТР Законына үзгәрешләр кертте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Әхмәт Тута белән очрашты.

Искәртеп үтәбез, Әхмәт Тута яңа дипломатик вазифага күчү сәбәпле, Татарстан Республикасында эшләүдән туктый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International