“Экспо-2020” бөтендөнья күргәзмәсе кысаларында Дубайда (БГӘ) “Иннополис” МИЗ компанияләре-резидентлары блокчейн һәм ясалма интеллект өлкәсендә үзләренең эшләрен тәкъдим иттеләр.
Республикадагы эпидемиология вазгыяте һәм яңа коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү чаралары турында ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова җиткерде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимында ТР Премьер-министр Алексей Песошин уздырды.
Татарстан Республикасында илкүләм проектлар һәм төзелеш тармагындагы республика программаларын гамәлгә ашыру турында ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимында ТР Премьер-министр Алексей Песошин уздырды.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә “Сетевая компания” АҖ Директорлар советы утырышы узды.
Иннополис университетының күзәтчелек советына дөньядагы иң көчле галимнәрнең берсе, физика буенча Нобель премиясе лауреаты Константин Новосёлов керде.
Бу хакта Дубайдагы “Экспо-2020” бөтендөнья күргәзмәсендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Иннополис университетының ясалма интеллект буенча панель сессиясендә игълан ителде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Чаллы” һәм “Яшел Үзән” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территорияләрендә эшчәнлек алып бару турында килешүләр төзү өчен гаризалар карау комиссияләренең чираттагы утырышын уздырды.
Утырышта ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Таиландның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Сасиват Вонгсинсават белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Кадерле ветераннар!
Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин “Экология һәм яшел үсеш өлкәсендәге хезмәттәшлек” темасына Россия һәм Казахстанның төбәкара хезмәттәшлегенең XVII форумында катнаша.
Форум кысаларында Россия-Казахстан эшлекле советы утырышы, панель сессияләре (“Трансчикле су объектлары”, “Климат үзгәрү”, “Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы”), шулай ук форумның пленар утырышы уза.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Казанда юл инфраструктурасы объектлары төзелешенең барышы белән танышты.
ТР Министрлар Кабинеты башлыгы берничә автомобиль юлы төзелешен карады, Татарстан башкаласы өчен бик мөһим булган берничә төзелешне тикшерде.