Татарстан муниципалитетлары “Иң яхшы муниципаль практика” конкурсында призлы урыннар алды

2021 елның 16 октябре, шимбә

Татарстанның ике муниципаль берәмлеге - Казан һәм Апас районы “Иң яхшы муниципаль практика” бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр арасына керде. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Казан “Цифрлы технологияләр һәм платформалы чишелешләр (“акыллы шәһәр”) кертү юлы белән шәһәр хуҗалыгын модернизацияләү” номинациясендә икенче урынны алды. Барлыгы илнең 39 субъектыннан 95 гариза бирелгән иде.

Апас шулай ук “Шәһәр төзелеше сәясәте, халыкны имин мохит белән тәэмин итү һәм торак-коммуналь хуҗалыгын үстерү” номинациясендә икенче урынны алды. Бу номинациядә жюри 262 конкурс гаризасын карады.

“Татарстан тагын иң заманча технологияләр һәм чишелешләр кертелә торган территория статусын раслады”, - диде ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International