Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея” XVI республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде.
Татарстан Республикасы һәм тулаем Россиянең инновацион потенциалы гаять зур резервларга ия, ә «Татарстан Республикасы өчен илле иң яхшы инновацион идея» конкурсы бүгенге кризис вакытында да кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды» коммерцияле булмаган оешмасының Күзәтчелек советының киңәйтелгән утырышында белдерде. Чара «Корстон» комплексы мәйданчыгында узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның 9 декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә карата мөрәҗәгате.
Татарстанда мәктәп ашханәсен яңарту буенча юл картасын эшлиләр.
Бу хакта Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ТР Министрлар кабинетында узган брифингта хәбәр итте.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Казанның Авиатөзелеш һәм Киров районнарында авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә булды.
ТР Хөкүмәте башлыгын ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Наил Залаков һәм Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров озата йөрде.
Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин республикада дәүләт-шәхси партнерлыкны үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында үтте.
Татарстанда “Халык контроле” системасына килгән мөрәҗәгатьләрнең саны 2020 елда 72 меңгә кадәр арткан, шуларның 76%ы хәл ителгән.
Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин “Чаллы”, “Түбән Кама”, “Яшел Үзән” һәм “Чистай” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территорияләрендә (ТОСЭР) эшчәнлек алып бару турында килешүләр төзүгә гаризаларны карау буенча комиссияләр утырышын уздырды. Барлыгы 10 инвестпроект каралды.
Татарстанда 2021 елда автомобиль юллары төзелешенә һәм төзекләндерүгә 26 млрд сум акча бүлеп бирү ниятләнә. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә “Татэнергосбыт” АҖ директорлар советы утырышы узды.
Утырыш видеоконференцэлемтә режимында үтте.