Татарстанда гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшнең ничек баруы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасы чаралары 28 муниципаль берәмлектә тәмамланган. Гомуми үтәлеш 97% тәшкил итә. Төзелеп беткән объектлар арасында – 757 күп фатирлы йорт. 122 йорт ремонт стадиясендә.
Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде.
Традицион шимбә киңәшмәсен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген Казанда Футболны үстерү үзәгенең икенче этабын ачу тантанасы узды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, «Рубин» ФК президенты Марат Сафиуллин катнашты. Видеоэлемтә буенча спорт объектын ачуда Россия Президенты Владимир Путин катнашты. Дәүләт башлыгы Самарада, анда бу көннәрдә «Россия - спорт державасы» халыкара форумы уза.
Быел Татарстан халкына гомуми суммасы 11,5 млрд сум булган 2,1 миллионнан артык салым хәбәрнамәсе юлланган, бу үткән ел белән чагыштырганда 18%ка күбрәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин хәбәр итте.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советы утырышында катнашты. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Утырышны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларга сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне уңаеннан мөрәҗәгать итте.
"30 октябрь - Сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне. Бу - бернинди гаебе булмаган килеш, язмышлары чор рәхимсезлеге белән сындырылган кешеләрне искә алу көне. Алар гаделсез гаепләүләр, әхлакый газаплар, ачлык һәм лагерьлар салкыннары аша үттеләр." - диелә мөрәҗәгать текстында.
Татарстан торак тапшыру күләме буенча Идел буе федераль округында беренче урында һәм Россиядә бишенче урында тора. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Казанда Бөтенроссия гимнастика көне фестивален ачу тантанасы узды. Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм «Россия тимер юллары» ААҖ генераль директоры - идарә рәисе, Россия гимнастика федерациясе президенты Олег Белозеров катнашты.
Социаль-мәдәни объектларны капиталь ремонтлау эшләре тәмамланып килә - программа йөкләмәләренең күбесе үтәлгән, ә калганнары югары дәрәҗәдә әзер. Бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Октябрьский – Урыссу» автомобиль юлында Ык елгасы аша реконструкцияләнгән күпер аша хәрәкәт ачу тантанасында катнашты.