Алексей Песошин Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын-коткару спорты буенча бөтенроссия ярышларын ачуда катнашты

2026 елның 3 феврале, сишәмбе

Бүген Казанда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Премьер-министры Кубогына янгын-коткару спорты буенча XXI Бөтенроссия ярышлары старт алды. Тантанада республика Хөкүмәте башлыгы Алексей Песошин катнашты.

Ярышлар Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең укыту-тренировка комплексында оештырылган. Быел ярышларда Россиянең төрле төбәкләреннән 21 команда катнаша - барлыгы 430 кеше.

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, Татарстанда спортның төрле төрләрен үстерүгә зур игътибар бирелә, шул исәптән янгын-коткару спорты өчен дә спорт инфраструктурасы киңәйтелә. Әлеге дисциплинаның статусын күтәрү максатында 2004 елдан башлап ярышлар Татарстан Хөкүмәте патронажы астында уза һәм популярлаша бара.

"Янгын-коткару спорты гамәли характерда, янгын сүндерүчеләрнең һәм коткаручыларның күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә, шулай ук янгын сүндерүдә көч, чыдамлык һәм команда рухын үстерүгә ярдәм итә. Бу янгын сүндерүче һөнәренең аерылгысыз өлеше, анда җитезлек, кыюлык һәм экстремаль шартларда эш итә белү ныгый", - диде ТР Премьер-министры.

Ул ассызыклаганча, янгын-коткару спорты буенча ярышлар балалар һәм яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга ярдәм итә. "Ышанам ки, ярышлар сезнең күбегез өчен әһәмиятле вакыйга булачак һәм һөнәри казанышларга ышанычлы адым ясарга ярдәм итәчәк", - дип өстәде Алексей Песошин.

Ярышлар янгын-коткару спорты программасының өч төре буенча үткәрелә: каршылыклар полосасы, штурм баскычы һәм ике төр ярыш. Җиңүчеләр команда һәм шәхси беренчелектә билгеләнәчәк. Гомумкоманда беренчелеге ярышлар программасының һәр төре буенча командада катнашучылар җыйган иң аз вакыт суммасы буенча билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International