ЯҢАЛЫКЛАР


29
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сентябрьдә булачак сайлауларны Татарстан командасын Дәүләт Думасына делегацияләү дип атады. Бу хакта ул 29 июньдә әйдәүче телевизион каналлар җитәкчеләре белән Кремльдә узган очрашуда хәбәр итте.

Татарстан Республикасы җитәкчелеге "Бисеринки" бию коллективы балалары хәлен контрольдә тота, алар кичә кич, 28 июнь көнне, Истанбулдагы "Ататөрк" халыкара аэропртыннан самолетта оча алмыйча калган. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Истанбулдан Татарстан Республикасына балаларны кайтару эше белән бөтен тиешле структуралар шөгыльләнә. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия ЭЭМ эчке гаскәрләре Идел буе региональ командованиесенең гаскәрләре командующие, генерал-лейтенант Александр Порядин белән очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында үтте, анда ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм башкалар катнашты. 


28
июнь, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Казанда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия тектрын сәхнәсендә «ЛУКОЙЛ» ГАҖ социаль һәм мәдәни проектлары конкурсы кысаларында Виктор Степанцов җитәкчелегендә Булактагы Яшьләр театры тарафыннан куелган «Краснобай» спектакле премьерасы булды.

Премьераны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, «ЛУКОЙЛ» ГАҖ һәм «РИТЭК» АҖ Директорлар советы рәисе Валерий Грайфер, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, республикабыз башкаласы һәм районнары кешеләре, Мәскәүдән, Волгоградтан, Самарадан, Пермьнән премьерага дип килгән «РИТЭК» хезмәткәрләре карады.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов көннең икенче яртысында Корея Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Пак Ро Бёк белән очрашты. 

Очрашу "Казан" халыкара аэропорты мәйданчыгында узды. 

Рөстәм Миңнеханов Корея Республикасы вәкилләрен сәламләп, әле генә Пермьнән кайтканы турында хәбәр итте, анда РФ Президентының ИФОндагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршында Совет утырышы булды. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пермьгә эш сәфәре кыла. 

Анда ул «Дәүләт хакимияте органнарының граждан җәмгыятен үстерү һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм күрсәтү эшчәнлеге» темасына Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнашты.

Утырышны Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич алып барды.

Утырышта Россия Федерациясе Идел буе федераль округы төбәкләре башлыклары, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе вәкилләре, федераль башкарма хакимият органнарының округ территориаль органнары җитәкчеләре катнашты. 

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт Советы утырышында Федерация Советында Татарстан Республикасыннан вәкилләр булган сенаторларны Яровая-Озеров закон проектлары пакетын "раслаудан тыелырга" өндәде.

Татарстанда 2016 елгы коену сезонында, узган ел белән чагыштырганда, суга батып үлгән балалар саны арткан, шулай да, суга батучыларның гомум саны кимегән. Бүген бу хакта җәй көне республика сулыкларында куркынычсызлык тәэминатына багышланган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев хәбәр итте.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан ЮХИДИ хезмәткәрләренә эштә куллану өчен 55 яңа автомобиль ачкычларын тапшырды. Тантана Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның ЮХИДИИ плацында узды (Казан, Оренбург тракты, 5), анда шулай ук Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин һәм Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов катнашты.


27
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең XV съезды пленар утырышында катнашты.

Съездда, аерым алганда, партиянең сайлау алды программасы расланды һәм VII чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларда кандидатларның партия исемлекләре тәкъдим ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International